Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Александр Бистәсе авылы егете Вениамин хәрби зонада дүртенче Яңа елын каршы ала

Яңа елны окопларда ничек бәйрәм итәләр? Шундый сорау белән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә еш мөрәҗәгать итәләр. Ә алар бу турыда сөйләп тә торасы юк, “эшлибез”, обстановка ничек мөмкинлек бирә инде, диләр.

“Нэо” тормышын хәрби хезмәт белән бәйләгән, офицер. Ул – разведка башлыгы.

«Алда торган хәрби бурычларга карамастан, без мөмкинлек булса, гаиләләребез, якыннарыбыз белән элемтәгә кереп, бәйрәм белән котлыйбыз. Мөмкинлек булганда, әлбәттә, Яңа ел символы булган  “Оливье” салаты ясыйбыз, табын әзерлибез.  Яңа елдан без могҗиза көтәбез. Нәрсә соң ул могҗиза? Бу – баш өстендә тыныч күк йөзе. Без аны сезнең өчен булдырырга тырышабыз. Без –  хәрбиләр балалар язган Яңа ел белән котлау хатларын, рәсемнәрен бик сөенеп кабул итәбез. Алар безгә рухи көч бирә, алга яңа җиңүләргә әйди. Үзем һәм личный состав исеменнән Яңа еллар белән котлап, барыгызга да сәламәтлек, иминлек телим”, – ди “Нэо”.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев