Алар хәрби бурычларын намус белән үтәгәннәр
Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашкан өч егет тарихы.
2022 елның 21 сентябре... Өч ел элек илебездә өлешчә мобилизация игълан ителде. Өч ел элек безнең егетләр Ватаныбызны, үз гаиләләрен һәм халкыбызны сакларга киттеләр. Кичә заводларда, офисларда эшләгән гади егетләр курку белмәс хәрби хезмәткәрләр булдылар.
Күпләр һаман да хезмәтен дәвам итеп, хәрби бурычларын үти, Россия мәнфәгатьләрен яклыйлар, кемдер сәламәтлеге торышы буенча хәрби хезмәттән азат ителгән, ә кемдер безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак!

Ә бу фотодагы егетләрнең өчесе дә мобилизация буенча Ватаныбыз сагына баскан, өчесе дә үзләренә йөкләнгән хәрби бурычны намус белән үтәгәннәр. Бүген алар сәламәтлек торышы буенча демобилизацияләнгәннәр.

Николай Никонов хәрби зонада “Профессор” позывноен йөртә. Егет Ульян өлкәсендә туса да, Зәйне үзенең кече Ватаны дип саный. Мобилизациягә кадәр тимер юлда хезмәт куя ул. Махсус хәрби операция зонасында башта көньяк Донецк юнәлешендә укчы булып хезмәт итә. Ул үзен кыю, батыр, ышанычлы сугышчы итеп күрсәтә, моның өчен дәүләт һәм Оборона министрлыгы медальләренә лаек була.
Беренче алган медале – «Кыюлык өчен». Ул вакытта аларның подразделениесе дроннар һөҗүме ясалганда диңгез пехотасы техникасын саклый. Икенче медале – “Махсус хәрби операциядә катнашучыга”.
Бүген Николай Никонов – махсус хәрби операция ветераны. Ул минага эләгеп, бер аягын өздергән.
-Хәрби заданиедән кайта идек. Иптәшем алдан, ә мин аның артыннан өч йөз метрлап ераклыкта барам. Ул борылышны исән-имин үтте, ә мин бу борылышта минага эләктем, - дип сөйли Николай.
Яраланганнан соң Волноваха, Ростов, Санкт-Петербург, Екатеринбург госпитальләрендә озак тернәкләнү үтә.
9 декабрьдә район башлыгы Разиф Кәримов ялга кайткан хәрбиләр белән очрашуда Николай Никоновка “Үлемнән коткарган өчен” медален тапшырды. Әлбәттә, Николайдан әлеге медальне ни өчен бирелүе турында да сораштык.
- 2025 елның кышында безне ретранслятор җиһазларын торгызырга җибәрделәр. Кайтканда безнең полктан бер егет яраланып, аягы өзелде. Аны дрон бәрде. Иптәшем аны эвакуцияләү өчен мотоцикл артыннан йөгерде, ә мин бу вакытта аңа беренче медицина ярдәме күрсәеп, аягын бинт белән урадым. Соңрак аның Читадан булуын, контракт буенча хезмәт итүен белдем, - ди ул.
Николайның энесе Дмитрий Колесов та махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. Кызганыч, Дмитрий яу кырында батырларча һәлак булды. Аны 10 декабрьдә Зәйдә соңгы юлга озаттылар.
-Мин мобилизация буенча киткәч, бер атнадан Дима да мобилизация буенча чакырылды. Хәрби тәҗрибәсе булганга, ул читтә калмады. Үзе хәрби комиссариатка повестка артыннан барды. Штурмовик булып хезмәт итте. Аны белгән һәр кеше кыю, батыр егет булуын әйтер, - ди Николай.

Василий Сахуриев – Зәй егете. 3нче мәктәптә белем ала, аннан Түбән Кама көллиятендә һөнәр үзләштерә, армиядә хезмәт итеп кайта. 2022 елның көзендә мобилизация буенча илебезнең азатлыгы өчен көрәшергә китә. Укчы, өлкән укчы, отделение командиры булып хезмәт итә. “Сухарь”га яу кырыннан сугышчан иптәшләрен дә коткарырга туры килә.
-Ясная Поляна торак пункты янында урман полосасында төнлә ротация вакытында дошманның пилотсыз очкычлары миналар ташладылар. Иртән мин шул минаның берсенә басып, аягымны өздердем, - дип сөйли ул яралануы турында.
Тернәкләнү узганнан соң, Василий туган якка кайта. Хәрби батырлыгы өчен “Махсус хәрби операциядә катнашучыга”, II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен”, “Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен" медальләре белән бүләкләнгән. Алар янына тагын бер зур бүләк – Жуков медале өстәлде. Аны Василий Сахуриевка район башлыгы Разиф Кәримов тапшырды.

Илсур Шәйдуллин – Сармашбаш авылы егете. Махсус хәрби операциягә 2022 елның көзендә мобилизация буенча китә. Хәрби хезмәте барышында Илсур 2023 елның ноябрендә Донецк өлкәсенә күчерелеп, штурм группасы белән Авдеевск юнәлешенә җибәрелә. Хәрби бурычны үтәгәндә елга аша үтәргә туры килә, анда хәрбинең аяклары чылана. Әмма шуңа карамастан, салкында аягы юешләнгән килеш сигез тәүлек буе хәрби бурычын үтәвен дәвам итә. Бу аякларының өшүенә китерә. Курку белмәс егет аякларын өшеткән хәлдә дә яу кырыннан яраланган иптәшләрен алып чыга. Табибларга гангрена китмәсен өчен аякларын ампутацияләргә туры килгән. Илсур реабилитациядән соң тулы канлы авыл тормышы белән яши.
Очрашуда аңа Суворов медале тапшырылды. Әлеге медаль – мөһим хәрби бүләкләрнең берсе. Аның белән бүләкләнү аеруча мактаулы санала һәм хәрби бурычларны хәл итүдә зур уңышларга ирешүне аңлата.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев