Алар – иминлегебез сагында
“Заинск” позывноен йөртүче Евгений махсус хәрби операциядә мобилизация буенча катнаша.
Йөз меңләгән кадровый хәрбиләр, мобилизацияләнгәннәр һәм контрактчылар махсус операция зонасында Яңа елны хәрби постларда каршы алачак.
Ә миллионлаган россиялеләр бәйрәм төнендә аларга сәламәтлек, исәнлек һәм Җиңү теләячәк.
Махсус хәрби операция зонасында Яңа ел – бер үк вакытта шатлыклы да, борчулы да бәйрәм. Шатлыклы – чөнки 2026 ел, һичшиксез, яхшы якка үзгәрешләр алып киләчәк. Ләкин дошман куркыныч һәм хәйләкәр, начарлык эшләргә мөмкин, шуңа күрә бу көннәрдә хәрби биремнәрне аеруча ныклык белән үтәргә туры киләчәк.
Шулай ук Яңа ел көнне аеруча гаилә белән булырга телисең. Ләкин бу мөмкин түгел. Халкыбыз тыныч тормышта яшәсен өчен алар анда сакта тора.
“Заинск” позывноен йөртүче Евгений махсус хәрби операциядә мобилизация буенча катнаша. Егет Зәй хәрбиләре белән элемтәдә торырга ярдәм итә һәм гуманитар ярдәмнең хәрбиләргә барып җитүендә аның өлеше зур. Аның күкрәген батырлыгы өчен бирелгән медальләр бизи. Жуков медале, «Хәрби аерымлыклары өчен», «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы», «Элемтә гаскәрләре маршалы Пересыпкин», I дәрәҗә “Хәрби хезмәттәге батырлыгы өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
– Игелекле йөрәкле маскировка челтәрләре үрүче апаларны, ашлар әзерләүче хатын-кызларны, барлык зәйлеләрне Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм, сез безгә хәрби тормышта илһам бирәсез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, барлык изге теләкләрегезнең тормышка ашуын телим. Җиңү, әлбәттә, безнең якта булачак! – ди Евгений.
Без дә үз чиратыбызда илебез азатлыгы, тынычлыгыбыз сагында торучы батыр егетләребезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз, сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә карап, без чын геройларның янәшәдә булуын аңлыйбыз, туган якка җиңү белән исән-сау кай-туыгызны телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев