Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Аксарның хәрби егете: «Әниләрнең ышанычы безгә көч бирә»

Бүген – Әниләр көне. Улларын Ватаныбыз сагына озаткан аналарга тирән рәхмәт хисләрен белдерәбез.

Ана... Бала... Әнием... Улым...

Менә дүртенче ел инде әлеге сүзләрнең мәгънәләре аеруча тирәнәйде, җылырак, эчкер-сезрәк төсмер алды, кадере артты.

Зәебезнең бик күп ир-егетләре бүген Ватан алдында биргән антларына тугры калып, хәрби бурычларын үтиләр. Аналар көне – мәхәббәт, җылылык, көч һәм илһам чыганагы булучы әниләребезгә тирән хөрмәтебезне күрсәтүче күркәм бәйрәм.  Иң кадерле кешеләребезгә без гомеребез буе бурычлы. 

Әниләр көне соңгы елларда аеруча үзенчәлекле. Чөнки күп әниләребез илебез иминлеген яклап көрәшүче якыннарын – газиз улларын  көтә. Сезгә җиңел түгел. Түзем булыгыз! Якыннарыгызның исән-имин кайтуларын телибез.

Аксар авылыннан Эдуард Михайлов өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына басты. Армия хезмәтен хәрби һава гаскәрләрендә үткән ул. Мобилизация башлангач нәкъ менә шундый ышанычлы, көчле егетләр беренчеләрдән булып китте. Хәрби зонада  егет “МЭН” позывноен йөртә.

Эдуард алгы сызыкта илебез иминлеге өчен көрәшә. Аңа бергә хезмәт итүче яраланган иптәшләрен берничә мәртәбә яу кырыннан алып чыгарга туры килгән. Үз тормышын куркыныч астына куеп, ничә километр араны узып, сугышчан иптәшләрен хәрби медикларга тапшыра алган. Әлеге егет Чаллыдан, аның әнисе улын коткарып калган «МЭН»ның әнисенә шундый батыр ул үстергәне өчен рәхмәт белдергән.

Эдуард дүрт мәртәбә яраланган. Бүгенге көндә реабилитация уза.

– Соңгы яралануында улым ничек исән калгандыр... Аяклары, куллары сынган, тәнендә 50ләп ярчык кына бар. Шушы улларыбыз өчен яшибез. Аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез! Гаиләбездә безнең биш бала үсте. Улларым Ватан алдында хәрби бурычларын үтәде. Беркайчан да качып йөрмәделәр. Кыенлыклардан курыкмыйча, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәнеп үстеләр, – ди әнисе Гүзәл.

Эдуард отпускага кайтканда Аксарда маскировка челтәрләре үрүчеләр янында була, ул аларга хәрбиләргә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтергә килә. 

– Якыннарыбызның, әниләребезнең көтүе безгә ышаныч, көч бирә. Исән-сау булыгыз, әниләребез! Без сезне яратабыз! Барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлыйм. Бу дөньяда булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Кайгы-хәсрәт күрмәгез, күзләрегез бәхеттән балкып торсын, – ди Эдуард. 

Ничә яшьтә булсак та, без әниләр өчен барыбер бала булып калабыз. Елыйсы килгәндә дә елмаерга өйрәнгән әниләр сер бирми. Бөркеттәй егетләр үстергән әниләр шундый инде алар! Ил иминлеген кыю саклаган батыр уллар үстергән әниләр алдында баш иеп, тирән рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев