Аксарда берьюлы биш егеткә “Герой партасы”н ачтылар
Һәр парта кайчандыр герой укыган класста урнаштырылды.
Аксар мәктәбендә истәлекле вакыйга - махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган биш егеткә “Герой партасы”н ачу тантанасы булды.
Данияр Яхин, Айнур Хәйруллин, Эдуард Садыйков, Раушан Кәрамов, Илназ Мингалин. Биш исем, биш язмыш... Мәктәпнең зур тормышка озаткан кыю, батыр укучылары.
Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар. Бу егетләр аның бик кыен, җаваплы буласын белеп тә шул юлны сайлаган. Алар үз антларына тугры калып, гомерләрен корбан итеп, Ватан алдында бурычларын үтәделәр.
-Безнең мәктәптә “Герой партасы”н ачу – Ватаныбыз сагына баскан мәктәбебезнең чыгарылыш укучылары истәлегенә хөрмәт күрсәтү, яшь буында Ватанны саклаучыларның бөеклеген һәм намусын истә тотарга чакыра торган патриотизм тәрбияләү юлында мөһим адым да. Без үзебезнең геройларыбызны белергә тиеш. Алар безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр, – диде мәктәп директоры Рафаил Хәсәншин.

Прапорщик Эдуард Садыйков Луганск һәм Донецк Халык республикалары территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә 2023 елның 23 декабрендә батырларча һәлак була. Эдуард Гыйндуллович ун елдан артык гомерен Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүгә багышлаган.

Раушан Кәрамов 1981 елның 30 октябрендә Равил һәм Земфира Кәрамовлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әнисе вакытсыз вафат булу сәбәпле, Раушанга яшьтән үк йорт эшләренә тартылырга туры килә.
“Шаян, тырыш, сүзгә тапкыр, ышанычлы иде, барыбыз да яраттык Раушаныбызны. Беркайчан да беркемгә дә каршы сүз әйтмәде”, - дип искә алды хәрбине якыннары.
Илгә авырлык килгәндә халкыбыз батыр улларына таяна. Раушан да махсус хәрби операциягә үз теләге белән контракт төзеп китә. Үз тормышын аямыйча соңгы сулышына кадәр илебез иминлеге өчен батырларча көрәшә.

Айнур Хәйруллин 2024 елның 7 гыйнварында хәрби бурычын үтәгәндә хәбәрсез югалган. Ул 1993 елның 1 сентябрендә туган. Аксарда мәктәбен тәмамлагач, политехника көллиятендә һөнәр үзләштергән, армиядә хезмәт иткән. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, берсүзсез илебезне сакларга киткән. Җәсәде туган авылына бик озак кайтты. Айнурны 2024 елның 25 декабрендә соңгы юлга озаттылар.

Илназ Мингалин Югары Шепкә авылында туган. Аңа 29 яшь иде. Ул 2024 елның 22 августында контракт буенча Ватаныбыз сагына баса. Егет биргән хәрби антына тугры булып, махсус хәрби операция зонасында батырларча көрәшә. Мотоукчылар бүлеге укчы-саперы Илназ Мингалинның гомере 2024 елның 8 сентябрендә өзелә.

Данияр Яхин 1992 елның 30 мартында туган. Ул 2025 елның 10 мартында махсус хәрби операциягә үз теләге белән контракт төзеп китә. Үз тормышын аямыйча соңгы сулышына кадәр илебез иминлеге өчен батырларча көрәшә. Кызганыч, яшь егетнең гомере 33 яшендә 13 майда өзелә.
Тантанада хәрби егетләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Ватанны саклаучыларның исеме мәктәп тарихында гына түгел, укучыларның йөрәгендә дә мәңге сакланыр. Аның батырлыгы яшьләрне кыю, намуслы, туган илен яратучы булып үсәргә өндәп торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев