Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Аксар егете - Жуков медале иясе

Махсус хәрби операциядә катнашучы Аксар авылы егете дәрәҗәле бүләк – “Жуков”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләренә лаек булган.

Фаил хәрби зонада “Мини” позывноен йөртә. 2023 елның июленнән контракт буенча Ватан сагында тора. 

– Илгә авырлык килгәндә битараф калырга ярамый. Минем балаларым, хатыным юк, шуңа күрә Ватанга хезмәт итү юлын сайларга булдым.  Әти-әнием миңа ныклы терәк булып тора, һәр көн безнең исәнлегебез өчен дога кыла, – ди хәрби егет.

Бу көннәрдә Фаил туган якка ялга кайтты. Ялында егет әти-әнисе белән бергә хәрби зонага маскировка челтәре үрүчеләр янына мәдәният йортына килде. Авылдашларына ул ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

 

Фаил хәрби зонада машина йөртүче булып хезмәт итә. 

– Мин машинада алгы сызыкка корал ташыйм. Без машиналарны дошман күзеннән, дроннардан саклау өчен маскировка челтәрләре белән каплыйбыз. Челтәрләр безгә даими кирәк. Алар гомерләрне, техниканы саклап кала. Маскировка челтәрләре үрүчеләр бу игелекле эшне ташламасыннар иде. Бик зур рәхмәт аларга, – ди Фаил. 

 

Ә маскировка үрүче авылдашлары Фаилнең, махсус хәрби операциядә катнашучы барлык егетләребезнең исән-сау, җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтуларын теләп калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев