Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Имәнлебаш авылында яшәүче Минниса Шакир кызы Әхмәтҗановага 3 мартта 80 яшь тула

03 марта 2023, 13:30

102

0

0

Имәнлебаш авылында яшәүче Минниса Шакир кызы Әхмәтҗановага 3 мартта 80 яшь тула

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, телибез. Алдагы көнеңдә дә шулай барыбызга да кирәк һәм терәк булып яшә. Гомер юлыңда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булды, син аларны уфтанмыйча күтәрә белдең. Яшәү рәвешең без - балаларыңа, оныкларыңа матур өлге. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың белән безне дә ышыклап яшәвең өчен рәхмәт сиңа. Аллаһы Тәгалә сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Әле күп еллар бәхетле ана, яраткан әби булып, йортыбызның нуры, тормышыбыз терәге, таянычы булып бергә-бергә яшәргә, җылы төп нигезебез, мул табыннарың белән безне каршы алырга, озатып калырга насыйп булсын иде.
Әле һаман без дип яшисең син, әни,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, синең өчен
Нинди игелекләр кылсак та.
Без телибез сиңа бәхет-шатлык,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү –
Бәхет бит ул барыбыз өчен дә.

Иң изге теләкләр белән балаларың Айдар-Эльвира, Айсылу-Равил, оныкларың һәм оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев