Сарсаз-Багражда юлларны масштаблы төзекләндерү эшләре төгәлләнде
Төзү-төзекләндерү

Сарсаз-Багражда юлларны масштаблы төзекләндерү эшләре төгәлләнде

Зәй районында агымдагы елда да “Авыл юлларын төзекләндерү” программасы кысаларында юлларны төзекләндерү, салу буенча зур эшләр башкарылды

Сарсаз-Баграж авылы халкы өчен яңа юллар гади генә инфраструктура яңарту түгел, ә чын бүләккә әйләнде: хәзер урамнардан елның теләсә кайсы вакытында уңайлы һәм имин йөрергә мөмкин.

3800 метрда яңа юл

Баграж җирлегендә башкарылган эшләрнең күләме сокландыра. Югары Багражда 850 метрга якын юл полотносы яңартылды — асфальт җәелде, ә 174 метрлы участокта үзара салым программасы буенча эшләр башкарылды: вак таш кулланып, юл норматив хәлгә китерелде. Сарсаз-Багражда күләм тагын да зуррак: биредә 3800 метрга якын юл төзекләндерелде. Берьюлы дүрт урам — Оренбург, 1 Май, Тукай һәм Вахитов урамнары тәртипкә китерелде.

9 октябрьдә Сарсаз-Багражда соңгы штрихлар эшләр башкарылды: хәрәкәт иминлеген арттыру өчен разметка сызылды. 

Юл салу технологиясе этаплап алып барылды: башта грейдер белән нигезе тигезләнде, аннары вак таш җәелде, ә аннан соң — ике катлам асфальт салынды: беренчесе — тигезләү өчен, икенчесе — финиш катламы. Мондый алым юлның ныклыгын һәм йөкләнешләргә чыдамлыгын тәэмин итә.

Эшләрне «Татнефтедор» АҖнең Зәй автомобиль юллары идарәсе башкарды.

К. Ермолаева фотосы, авылда - яңа юл
К. Ермолаева фотосы, авылда - яңа юл

Тигез юллар – заман таләбе

Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев авылларда төзекләндерү күләменең елдан-ел арта баруын билгеләп үтте.

«Юлларга асфальт җәю урамнарны теләсә нинди һава торышында да уңайлы һәм имин итә: кешеләр иркен йөри ала, ә махсус транспорт кирәкле урыннарга тиз барып җитә. Бу торак пунктларда тормыш сыйфатын сизелерлек күтәрә һәм җирле инфраструктураны үстерергә ярдәм итә», — дип ассызыклый Павел Николаевич.

 1 Май урамының аерым бер өлешенә үзара салым программасы буенча асфальт крошкасы җәелеп, ул грейдер белән тигезләнгән. Авылның асфальт салынмый калган кечкенә урамы Луговая һәм 1 Май урамының аерым өлешенә асфальт салуны алдагы еллар прогарммасына кертергә тырышачакбыз, ди Павел Николаевич.

К. Ермолаева фотосы, Баграж авыл башлыгы Павел Минеев
К. Ермолаева фотосы, Баграж авыл башлыгы Павел Минеев

Авыл өчен зур бүләк

Авыл халкы республика һәм район җитәкчелегенә аларның үтенечләренә игътибарлы булганнары өчен рәхмәтле, шулай ук аерым рәхмәтләрен авыл җирлеге башлыгына да җиткерәләр. Авыл кешеләре сүзләренчә, яхшы юллар — яктылык, су һәм газ кебек ресурслар белән беррәттән, уңайлы тормышның нигезе. Хәзер авылларда барлык кирәкле шартлар да бар, торак пунктлар заманчалана төзекләнә бара.

Үзгәрешләр турында Сарсаз-Баграж авылыннан педагогика хезмәте ветераны Александр Биканов аеруча җылы итеп сөйли:

«Барлык авылдашлар исеменнән мондый искиткеч юллар өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу — авыл өчен чын бүләк. Безнең авыл яңара, матурлана. Район җитәкчелеге җирлегебез башлыгының хезмәтен күрә, һәм бу юл да — аның казанышы, халыкка бүләге. Юл салуда өлеше булган һәркемгә рәхмәт. Авыл халкы хәзер бездә шундый заманча юллар булуына бик шат. Күпләр тигез юллардан велосипедта җилдерәләр, һәркем үз урамында тәртип сакларга тырыша, ә кичләрен тигез тротуарлар һәм юллар буйлап йөреп кайтуы да бик рәхәт», - диде ул.

Юл челтәрен яңарту — ул бары тик асфальт җәю генә түгел, ә авылларны тотрыклы үстерү юлындагы мөһим адым. Уңайлы һәм имин урамнар кешеләрнең туган җирләренә булган бәйләнешен ныгыта, тормышны уңайлырак итә һәм авылның алга таба да үсәчәгенә, яшәячәгенә ышаныч уята.


Нет комментариев