Эдуард Вафин Зәй районы клиентлар хезмәте эшчәнлеген югары бәяләде
Көн темасы

Эдуард Вафин Зәй районы клиентлар хезмәте эшчәнлеген югары бәяләде

8 октябрьдә Социаль фондның Зәй районы клиентлар хезмәтенә эш визиты белән Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин килде

Актив эшчәнлек өчен

Визит барышында Эдуард Вафин  хакимият бинасында Зәй  районы башлыгы белән очрашты, чара кысаларында ул Разиф Кәримовка райондагы клиентлар хезмәте  эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудырылуы, шуның нәтиҗәсендә Зәйдәге бүлекнең республикада һөнәри хезмәт күрсәтүдә алдынгылар рәтендә торуы, уртак эшчәнлеккә җаваплы каравы һәм  социаль өлкәгә булышлыгы өчен Мактау грамотасы тапшырды. Очрашу барышында алар актуаль эш моментлары турында фикер алыштылар.

Югары бәя

Аннан соң идарәче  Зәй районының клиентлар хезмәтендә булып, биредәге эшнең оештырылышы белән шәхсән танышты, белгечләр белән аралашты һәм клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә килүчеләр белән сөйләште, хезмәт күрсәтелеш  сыйфатын бәяләде. Визит йомгаклары буенча ул хезмәт эшчәнлегенә югары бәя бирде, коллективның эшен җайга салуны, мөрәҗәгатьләрне оператив эшкәртүне һәм гражданнар ихтыяҗларына йөз тотуны аерым билгеләп үтте.

Эдуард Вафин шулай ук Зәй районында клиентлар хезмәте базасында “Өлкән буынның аралашу үзәге”ндә булды, анда ул тантаналы рәвештә «Өченче буын университеты» укуын ачты һәм өлкәннәрнең  сорауларына җавап бирде.

Визит ахырында идарәче мондый очрашуларның халыктан кире элемтә алу өчен мөһимлеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, «Өченче буын университеты» проекты өлкән буын кешеләренә актив һәм социаль яктан җәлеп ителгән булып калырга, яңа күнекмәләрне һәм технологияләрне үзләштерергә мөмкинлек бирә. Бу юнәлештәге эш республиканың башка районнарында да дәвам итәчәк.


Нет комментариев