Яңалыклар

Әхмәт почтальоны Ризеда Барсукова, яңалык таратып, сөендерә халыкны

Бүген - 9 октябрьдә Бөтендөнья почта көне билгеләп үтелә.1874 елда Бөтендөнья почта берлеге оеша

Почта—ул борынгы хезмәтләрнең берсе

Хәзерге заманда да ул коммуникацияләрнең иң гади һәм популяр чарасы булып кала. Һәм заманалар үзгәрсә дә, тармакның уңышлы һәм сыйфатлы эшләве почта хезмәткәрләренә бәйле, алар ихлас рәхмәт сүзләренә лаек.

Районыбызның почта хезмәткәрләре һәрвакыт җаваплы, һөнәри осталык, намуслы хезмәт белән аерылып торды. Һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга иминлек, эшләрендә уңышлар телибез.

Әхмәт авылы почтальоны Ризеда Барсукова турында Әнисә Сәхабиеваның шигырен тәкъдим итәбез.

Һөнәри бәйрәмең белән

Почта хезмәткәре - 

Ризеда апабыз. 

Без аны көн дә 

Көтеп алабыз.

Гәҗит-журналны

Ул безгә өләшә.

Һәрберебез белән

Ягымлы сөйләшә.

Хәлләрен белгәнгә

Өлкәннәр сөенә.

Чәй өстәленә

Чакыра өенә. 

Үз эшен яратып,

Бик теләп башкара.

Яңгыры-карлары, 

Бозлары яуса да.

Әле күп еллар

Эшләргә язсын.

Без - авылдашлардан

Рәхмәт кенә яусын.

 

Бәйрәмең белән сине

Котлыйбыз, апа!

Елмаеп алга бар,

Туктама, туктама!

 

Яңалык таратып

Сөендер халыкны.

Гәҗитләр укып без

Арттырыйк акылны.

Һөнәри бәйрәмең 

Күңелле үтсен!

Бүгенге кояш сине

Битеңнән үпсен.

Әнисә Сәхабиева.


Нет комментариев