2024 елның 7 октябрендә Дүрт-Мунча авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрә башладылар
755 челтәр: һәркемнең өлеше мөһим
Шул вакыттан башлап уртак Җиңү өчен бу шөгыль зур мөһим эшкә әверелде, ә катнашучылар чын дус гаиләгә әйләнде. Бүгенге көнгә Җиңү волонтёрлары исәбендә инде 755 үрелгән челтәр бар. Эш ике ноктада бара — Зичәбаш авылында һәм Дүрт-Мунча мәдәният йортында. Дүрт-Мунчада шулай ук күрше Кабан-Бастрык авылыннан да хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрә. Хәтта яңгырлы-буранлы, җилле һава торышы һәм юл кыенлыклары да аларның ниятен туктатмый.
Волонтерлык рухы: сугышчылар турында кайгырту
Волонтерлар бушлай эшли, моның өчен бүләк тә, рәхмәт сүзләре дә көтмиләр. Бары тик махсус хәрби операциядә булган егетләргә ничек тә булса ярдәм итәселәре, аларны әниләрчә саклыйсылар килә. Һәр төенне изге теләкләр, догалар һәм сугышның тизрәк тәмамлануын өмет итеп иң ихлас хисләр белән бәйлиләр.
Зичәбаш авылыннан Анна Чехлованың сугышчы егетләргә багышлап тирән эчтәлекле шигырен алар үз девизлары итеп алган.
“Тасма төянәлгән саен
Әйтеп куя бер сүзен:
“Саклагыз сез баламны,
Исән йөрсен, сау булсын!”
Челтәр җепләре ныгыйлар
Тозлы яшьләр тамганга.
Төен саен изге дога
Әйләндерсен калканга”.
- Фотолар Дүрт-Мунча мәдәният йортыннан.
Нет комментариев