Зәй егете Сергей махсус хәрби операциягә 2024 елның апрелендә контракт төзеп китә
Егет чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үтмәсә дә, минем дә Ватан алдында бурычымны үтәргә вакыт җитте дигән карарга килә.
Хәрби зонада «Чарли» позывноен йөртә. Аны туган якта ике кечкенә кызы һәм хатыны Аделина көтә.
Ефрейтор Сергей
Сергей Зәйнең 6нчы мәктәбендә белем алган. Хәзер ул Донецк юнәлешендә ефрейтор званиесендә хәрби бурычын үти. Аның төп бурычы — постларда дежурда тору. Смена сигез сәгать дәвам итә, аннары хәрбиләр бер-берсен алыштыралар. Хезмәте игътибарлылык һәм төгәллек таләп итә, әмма сугышчы үзе бу хакта тыныч кына, артык детальләрсез сөйли.
Бу көннәрдә “Чарли” туган якка ялга кайтты. Аның өчен иң мөһиме – гаилә. Шулай ук егет туган мәктәбенә барып, укучылар белән очрашырга тели.
“Иң кыйммәтлесе – гаиләм”
Олы кызлары Марияга 3 яшь, кечесе Дарьяга бер яшь.
-Балаларның тууы минем өчен мөһим вакыйгаларга әверелде. Җай булганда, алар белән телефон аша сөйләшәбез. Видеоэлемтә аша кызларымны күрү күңелемә җылылык, хезмәтемдә көч бирә, - ди Сергей.
Гаиләдән читтә булу элек гади тоелган әйберләрнең кадерен тирәнрәк аңларга мәҗбүр итә. «Хатынымның ике бала белән берүзенә авыр булуын аңлыйм, аны бик яратам. Тизрәк Җиңү белән алар янына кайтасым килә», — ди Сергей.
Кызлары белән һәр очрашу әти кеше өчен аеруча кадерле. Кызлар үсә, үзгәрә, ә аларның балачак мизгелләрен ул әлегә телефон экраны аша гына күзәтә. Сергей өчен иң мөһиме – балаларының якты киләчәге. Шуның өчен дә мин анда, ди ул.
Нет комментариев