Бүгенге җомга көне районыбызның Кадер авылы мәчетендә аеруча үзгә көн булды, изге гамәлгә бердәм кушылганнарны хөрмәтләделәр, Коръән ашы үткәрделәр биредә
Бердәмлек белән торгызылган иман йорты
Көзге матур көннәрдә кадерлеләр бергә тупланып авыл зираты коймасын алыштырды, күмәк өмә ясап “мәңгелек йорт” тирәсен тәртипкә китерделәр. Ә инде күмәк эшкә йомгак ясап авыл мәчетендә Коръән ашы үткәрделәр.
Кадер авылында Советлар чорында элеккеге мәчет бинасы төрле социаль объектлар өчен кулланыла, шул сәбәпле озак вакыт биредә мәчет булмый. Ә инде 1998 елда авыл халкы бергәләп яңа мәчетне ачуга ирешә. Кадерлеләр аны элеккеге хәзрәт Габделхәбир хөрмәтенә аның исеме белән атыйлар. Ә мәчетне төзетүгә башлап, әйдәп йөрүче аның улы Габделхак була, соңрак ул әлеге мәчеттә имамлык та итә.
Яңа күркәм мәчет авыл халкының бердәм көче белән сафка бастырыла. Хәзер мәчеттә Дүрт-Мунча авылыннан булган яшь Руслан хәзрәт имамлык итә, ул гаиләсе белән Кадердә яши. Хәзрәт Габделхәбир һәм Габделхак хәзрәтләрнең эшен дәвам итә. Алай нына да түгел кадерлеләр күмәк көч белән мәчет янәшәсенә тагын бер бина төзеп, ифтарханә ясадылар. Инде анда авыл халкы җыелып Рамазан аенда ифтарлар үткәрде. Көзге, кышкы айларда исә әлеге урында теләгән авыл кешеләре өчен дин сабаклары укыталар.
“Хәзерге вакытта мәчетебез янәшәсендәге ифтарханәдә уку класслары эшли. Биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен өч класста укулар алып барыла. Ике классны Руслан хәзрәт, бер классны Нөзелә ханым укыта. Мин дә шул дәресләргә бик теләп йөрим, дин сабагы алам, намаз уку тәртипләренә өйрәнәм. Дин сабаклары алучыларның барысы да әле бергәләп авыл мәдәният йортына махсус хәрби операциядәгеләр өчен маскировка челтәрләре үрергә дә йөрибез”, - ди актив ханымнарның берсе Зөлфия Кашапова.
Зират — мәңгелек йорт»: тәртип һәм хөрмәт билгесе
Кадерлеләр әнә шулай динебезгә дә, матур эшләргә дә бердәм. Мөселман зиратының коймасын алыштыру эшенә дә алар күмәк кушылган.
“Безнең җирлектә халык бердәм, һәр эшкә алынуны күтәреп алучыларга зур рәхмәт. Без узган ел Кадер авылы халкы белән үзарасалым акчасын зират коймасын яңарту өчен тотарга дип килешкән, акча кайтуга бөтен кирәкле материалларны алдык, бу 359 мең сумлык булды. Ә инде койманы алыштыру эшен авылдашлар бергәләп башкарды. Бу эшләрне төп оештырып йөрүче Марат Ильяс улы Мөгыйнов булды. Аңа без барлык кадерлеләр рәхмәтле, - ди Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова.
Марат Ильяс улы үзе Норлат районыннан булса да, шушы җиргә агроном буларак юллама белән җибәрелеп, Кадердә төпләнеп кала. Колхоз рәисе булып та эшли, башка җаваплы хезмәтләр дә башкара, гомумән 52 ел гомерен шушында яшәп уздыра. Хәзер исә Кадер халкы аны зират өчен җаваплы итеп билгеләгән, биредә ул зиратны тәртитә тотуга да игътибарлы, күмәк эшләрдә дә оештырып йөри.
“Зиратыбыз авылга кергән урында ук урнашкан, шуңа да аның матур, төзек булуы бик мөһим. Авылдашлар да шул ук теләктә, һәр төрле күмәк эшләргә бердәм кушылалар”, - ди ул.
Нет комментариев