7-8 ноябрьдә Ижевск шәһәрендә адаптив хоккей буенча фестиваль узды.
Фестивальдә өч шәһәрдән җыелма командалар катнашты. Алар «Италмас» (Ижевск), «Пингвиннар» (Алабуга), «Яшьлек» (Зәй), "Бобры" (Удмуртия) уенчылары.
Зәйнең «Яшьлек» командасы тренеры – Кирилл Прохоров. Һәрвакыттагыча безнең хоккейчылар яхшы уен күрсәттеләр. Сәфәрне оештыруда “Благострой" ҖЧШ җитәкчесе Максим Сабанов иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Нет комментариев