Туган телдәге хәбәр укучыга ничек барып җитә?
Яңалыклар

Туган телдәге хәбәр укучыга ничек барып җитә?

Казанда узган XI Милли матбугат форумында район газеталарының киләчәге һәм яшь укучыга юл табу турында сүз барды.

Матбугат форумы узды

Аның программасына «Многоликая Россия» XVII Бөтенроссия журналистлар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү дә кертелгән иде. Форумның һөнәри сөйләшүләрендә исә редакцияләрне көн саен борчыган сораулар күтәрелде. Район газетасы бүген үз укучысын кайдан эзли? Туган телдәге язманы яшьләр дә укысын өчен, аны ничек тәкъдим итәргә?

Форум Мәскәү урамындагы элекке Үзәк универмаг бинасында урнашкан Осталык үзәгендә узды. Ул ел саен федераль хакимият органнары вәкилләрен, төбәк, өлкә, район һәм милли басмалар, телерадиокомпанияләр һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләрен бер мәйданга җыя. Чара «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Катнашучылар географиясе

Форум эшендә Россиянең 32 төбәгеннән 48 кеше катнашты. Казанга Мәскәү шәһәреннән, Саха (Якутия), Төньяк Осетия – Алания, Мордовия, Кырым, Адыгея, Мари Иле, Дагыстан, Башкортстан, Коми, Удмуртия, Карелия, Чуашстан, Бурятия, Ингушетия республикаларыннан, Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан вәкилләр килде. Ставрополь һәм Краснодар крайларыннан, Мәскәү, Чиләбе, Иркутск, Белгород, Самара, Омск, Ростов, Киров, Курск, Төмән һәм Түбән Новгород өлкәләреннән, шулай ук Ханты-Манси автономияле округыннан — Юградан да катнашучылар булды. Форумда Абхазия Республикасы вәкилләре дә катнашты.

Катнашучылар исемлегендә Мордовиянең «Эрзянь правда», Адыгеянең «Адыгэ макъ», Дагыстанның «Ватан» газеталары вәкилләре дә бар иде. 

Төп утырыш һәм чыгышлар

«Россиянең милли матбугаты: күптөрлелектә бердәмлек» дип аталган төп утырыш программасына Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ВГТРК генераль директоры урынбасары Рифат Сабитов һәм «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чыгышлары кертелгән иде.

фото: Татар-информ
фото: Татар-информ

Район газеталарының киләчәгенә аерым сөйләшү багышланды. Рәсми программада бу темага «Менделеевские новости» газетасының баш мөхәррире Джулия Искәндәрова чыгыш ясады. Осталык дәресләрендә әңгәмә кору, видеорепортаж әзерләү, редакция эшендә ясалма фәһем куллану кебек темаларга урын бирелде. Әңгәмәдәшең ачылып сөйләсен өчен, сорауны ничек бирергә? Икътисад турындагы хәбәрне катлаулы сүзләрсез ничек аңлатырга? Болар — зур редакция өчен дә, район газетасы өчен дә көндәлек эш сораулары.

Йомгак: тәҗрибә алмашу һәм туган телгә мәхәббәт

«Многоликая Россия» бәйгесенә быел илнең 54 төбәгеннән 1133 эш тәкъдим ителгән. Алар Россия халыкларының тормышы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйли. Иң күп гариза гаилә һәм рухи кыйммәтләрне яктырту номинациясенә кергән. Бәйгенең төп бүләге — 500 мең сум.

Мондый очрашуларның кадере шунда — башка редакцияләрнең тәҗрибәсен ишеткәч, үз эшеңә дә яңача карый башлыйсың. Туган телгә мәхәббәт исә көндәлек тормышта беленә бит. Кулыңа газета аласың, үз авылың, үз шәһәрең, үзең белгән кешеләр турында үз телеңдә укыйсың. Кайчак бер җөмләгә тукталасың да елмаеп куясың. «Безнең якта гына шулай әйтәләр бит», – дисең. Шул җөмләнең газетада да, телефон экранында да үз урыны булсын иде.

Илсөя Садыйкова.


Нет комментариев