Яңа эпидемиологик сезон алдыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) сәламәтлегегезне саклау өчен берничә профилактика чарасын үтәргә киңәш итә.
1. Кулларыгызны еш юыгыз
Кул гигиенасы — грипп, ОРВИ һәм коронавирус инфекциясен таратудан саклауның мөһим чарасы булып тора. Кулны сабын белән юу вирусларны нәтиҗәле рәвештә юк итә. Әгәр кул юу мөмкинлеге булмаса, антисептиклар кулланыгыз. Җәмәгать урыннарында булганнан яки транспортта йөргәннән соң, кулларны гына түгел, битне дә юарга онытмагыз. Шулай ук вируслардан арыну өчен өстәлләр, ишек тоткалары һәм гаджетлар кебек өслекләрне даими рәвештә дезинфекцияләп торыгыз.
2. Дистанция саклагыз һәм этикет кагыйдәләрен үтәгез
Вируслар һава-тамчы юлы белән күчә, шуңа күрә авыру билгеләре булган кешеләрдән кимендә 1,5 метр ераклыкта торыгыз. Биткә, аеруча күзләргә, борынга һәм авызга кагылмагыз. Битлек кию инфекцияне йоктыру куркынычын киметергә ярдәм итә.
3. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз
Сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра. Көн тәртибен саклагыз, туйганчы йоклагыз, аксымнарга, витаминнарга һәм минералларга бай ризыклар кулланыгыз, физик активлык турында онытмагыз.
4. Медицина битлекләрен кулланыгыз
5. Битлек кию кагыйдәләре
Авыру йоктырудан саклану өчен битлекне дөрес кияргә кирәк:
Нет комментариев