Спорт

Зәй районы шахматчылары Татарстан чемпионатында чыгыш ясады

26-27 сентябрьдә Яр Чаллыда тиз шахмат һәм блиц буенча Татарстан Республикасы команда чемпионаты узды. Зәй спортчылары республика турнирында район данын якладылар

Дмитрий Аксаков аерым нәтиҗәгә иреште. Тиз шахмат (рапида) буенча Татарстан команда чемпионатында ул шәхси зачетта өченче тактада көмеш медаль яулады.

Турнирда чыгыш ясау Зәй шахматчылары өчен республика дәрәҗәсендәге ярышларда үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге булды. Дмитрий Аксаков яңа турнирларга әзерлекне дәвам итәчәк.

  • фото спорт идарәсеннән

Нет комментариев