21-27 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 108 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, урлашу очраклары бар.
Бу чорда шәһәр-районда 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк.
Узган атнада юл инспекторлары руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүчене туктаткан. Аларга карата административ эш ачылган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 74 очрагы теркәлгән.
Юлларда игътибарлы булыйк! Юллар ашыгуны, хәмер кулланып руль артына утыруны гафу итми. Беркайчан да шуны исебездән чыгармыйк!
Нет комментариев