1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көнендә Зәй шәһәренең «Энергетик» Мәдәният сарае спорт залы шатлык, бердәмлек һәм спорт дәрте белән тулды
Биредә “Өмет” клубы әгъзалары өчен “Күркәм энергиялеләр” девизы астында спорт чарасы оештырылды. Чара «Россиядә спорт» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Әлеге программа ярдәмендә илдә һәр буын вәкиле физик культура белән иркен шөгыльләнә ала.
Программа сәламәт милләт формалаштыруга юнәлтелгән, анда һәр кеше, яшькә бәйсез рәвештә, үзенең сәламәтлеге турында хәрәкәт һәм активлык аша кайгырта.
Чара эстафета ярышларын, координация күнегүләрен һәм команда уеннарын үз эченә алды. Катнашучылар көч һәм җитезлекне күрсәттеләр, рух ныклыгын чагылдырдылар. Спорт бәйрәмен өлкән буын өчен тәҗрибәле остаз Гөлназ Абдуллина оештырды. “Өмет” клубында Гөлназ Ризаттиновна җитәкчелегендә даими рәвештә шөгыльләр үтә, шуңа да спорт ярышлары катнашучыларга авыр бирелмәде. Чарада катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый вакыйгалар уңай энергия белән корыла һәм актив яшәү рәвеше алып баруга этәрә.
Нет комментариев