Яңалыклар

Айрат Галикеев машина төзүче һөнәренә тугрылыклы

Айрат Галикеев Зәйгә Башкортстан якларыннан килеп төпләнгән, дөресрәге, аны бирегә нәкъ менә автоагрегат заводы җәлеп иткән

Егет башта “Гидромонтаж” оешмасында эшли, ә   2007 елның азагында заводта эшләүче абыйсы чакыруы буенча әлеге тармакка килә. Үз туган төбәгендә физкультура укытучысы, хокук саклау органы хезмәткәре булып эшләсә дә, аның төп хезмәт юлын машина төзүче һөнәре билгели. Бүген ул – профилированлы тәгәрмәчләр  җитештерү цехы операторы. Көн саен линияләрдән  аның кулы аша йөзләрчә тәгәрмәч уза.  

– Безнең цехта коллектив бик әйбәт, аңлашып, бер-беребез белән ярдәмләшеп эшлибез. Ты-рыш хезмәт җитәкчелек тарафыннан яхшы бәяләнә, хезмәт хакларыбыз әйбәт. Ә эшеңә түләсәләр һәм бер коллективта тату эшләгәндә, хезмәт итү – ул җан рәхәте. Авыр хезмәт, дип, бер генә зарланган кешене дә күрмәссең заводта. Тырышып, дисциплинаны саклап эшләргә йөз тотабыз. Яшьләр дә күп килә, аларны эшкә теләп өйрәтәбез, чөнки бездән соң да завод яшәсен, чәчәк атсын, дибез, – дип сөйли Айрат Хөрмәтович. 

Галикеевлар гаиләсендә ике кыз тәрбияләнә. Олысы Азалия педагогика юнәлеше буенча һөнәри белем ала, ә кечесе Злата – бишенче сыйныф укучысы. Кызлар әтиләренең машина төзүче булуы белән горурланалар.


Нет комментариев