Зәй чаңгычылары –  алтын медаль ияләре
Спорт

Зәй чаңгычылары – алтын медаль ияләре

Зәй чаңгычылары Татарстан җыелма командасы составында Идел буе федераль округы беренчелегендә эстафетада алтын медаль яуладылар.

28 гыйнварьдан 2нче февральгә кадәр “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә  17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль  округы беренчелегенә ярышлар узды. Узышларда  Россия Федерациясенең 14 субъектыннан 158 спортчы катнашты, шуларның 25е Татарстаннан иде.  Республика җыелма командасы составында Зәйнең  Олимпия чемпионы Федор  Симашев исемендәге спорт мәктәбеннән Софья Козенков, Кристина Тюленева, Софья Пылаева, Арина Белякина, Данил Нехаев, Линар Москов чыгыш ясадылар.

Ярышларның беренче көнендә ирекле стиль белән 10 км дистанциядә шәхси узышта Кристина Тюленева өченче, Софья Козенкова бишенче булдылар.

Икенче ярыш көнендә спринтта Софья Козенкова - икенче, Кристина Тюленева – алтынчы булды. Ирекле стиль белән 5 км дистанциядә шәхси узышта Софья Козенкова дүртенче урын алды.

Ә 2 февральдә командалар эстафета ярышларында көч сынашты. Татарстан Республикасының кызлар һәм егетләр җыелма командалары эстафетада җиңүчеләр булдылар. Командалар составында Зәй чаңгычылары, Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр  Софья Козенкова, Кристина Тюленева, Данил Нехаев һәм Линар Москов булдылар.

Фотолар ТР чаңгы ярышлары федерациясеннән.

Фотограф Роман Кручинин


Нет комментариев