Сәламәтлек

Авыл халкы саулыгын кайгыртучы хөрмәтләнде

Зәй районы Сармашбаш авылы фельдшер — акушерлык пункты мөдире Рузинә Насыйбуллинага Рәхмәт хаты тапшырдылар

Яшь белгеч туган авылында төпләнеп калып, авылдашлары саулыгын кайгырта.

Рузина Дамир кызы Насыйбуллина 2004 елның 7 ноябрендә Зәй шәһәрендә туган. Сармашбашта үскән, мәктәпне тәмамлагач, Алабуга медицина училищесына укырга кергән. 2024 елда «шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча урта һөнәри белем алган.

2025 елның 4 августыннан Рузинә Насыйбуллина Сармашбаш ФАП мөдире булып эшли. Укудан соң ул туган авылына кайтырга һәм һөнәри юлын биредә дәвам итәргә карар кыла.

Рузинә Насыйбуллина - яшь белгеч
Рузинә Насыйбуллина - яшь белгеч

Күзәтү астында — 127 кеше

Бүген Рузинә Насыйбуллина участок халкына мөстәкыйль хезмәт күрсәтә. Аның күзәтүе астында 127 кеше: 112 өлкән һәм 15 бала.

Белгечнең бурычларына  диспансерлаштыру һәм  пациентларның сәламәтлек торышын контрольдә тоту, халыкны тиешле тикшерүләргә һәм табибларга консультацияләргә җибәрү керә. Балаларга аерым игътибар бирелә: белгеч мәктәптә профилактик тикшерүләр, вакцинацияләр оештырырга булыша һәм әңгәмәләр үткәрә.

Рузинә сүзләренә караганда, авылда яшәүчеләрнең иң киң таралган авырулары арасында — артериаль гипертония. Профилактика өчен ул туклануны күзәтергә, тоз күләмен чикләргә, физик активлыкны сакларга һәм артык авырлыкны булдырмаска киңәш итә.

Туган авылына эшкә кайткан

Рузинә өчен һөнәр сайлау  гаилә династиясен дәвам итү, чөнки аның ике апасы да  медицина өлкәсендә эшли — берсе акушер, икенчесе терапевт.

"Миңа минем эшем ошый. Мин монда тудым һәм үстем, шуңа күрә яхшы белгән кешеләргә ярдәм итү күңелле", - дип билгеләп үтә Рузинә Насыйбуллина.

Яшь белгеч килгәнче, Сармашбаш ике елга якын фельдшерсыз кала, шуңа да Рузинәне авылдашлары укуын тәмамлаганын көтеп ала.

Бу көннәрдә Рузинә Насыйбуллинага җирлек башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу бүләк аның хезмәтен һәм Сармашбаш халкын медицина ярдәме белән тәэмин итүгә керткән өлешен тану булды.


Нет комментариев