Укытучы турында укучылары
Яңалыклар

Укытучы турында укучылары

Бүген, 28 октябрьдә Зәй мәгарифендә билгеле урын тотучы педагог Роза Ильгат кызы Борисенко 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан редакциябезгә аның укучысы Альбина Әгъзамовадан җылы эчтәлекле хат килде. Укучыларыбыз игътибарына аны тәкъдим итәбез.

“Сез иң күркәм кеше икәнсез”. Танылган язучы һәм шагыйрь Фәнис Яруллин белән килешми мөмкин түгел. Мәгълүм җыр сүзләрендә ул укытучыларга хас төп сыйфатларны күрсәтеп биргән, сез иң сабыр, иң галим, иң гүзәл кеше икәнсез, дип язган әдипне куәтләп, шәһәребезнең 4нче урта мәктәбендә безгә рус теле һәм әдәбиятеннән белем, сыйныф җитәкчесе булып тәрбия биргән Роза Ильгат кызы Борисенконың тагын бер күркәм сыйфатын өстәргә мөмкин, ул – тыйнаклык.

Ул безнең иң яраткан, хөрмәтле укытучыбыз... Безне уйларыбыз белән үткән заманнарга сәяхәт иттерде, бүгенге көн белән таныштырды, киләчәгебез турында хыялланырга өйрәтте. Бездә якты, матур тойгылар тәрбияләде; кешеләрдәге, тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шуның өчен көрәшергә чакырды.

Роза Ильгат кызы безнең укуыбыз дәвамында икенче әниебезне алыштырып, көчен дә, вакытын да кызганмыйча, бөтен йөрәген биреп укытты, һәрвакыт ачык йөзле булды. Безгә дус та, иптәш тә иде. Кирәк чакта мактап, кирәк чакта тәләп итеп, әрли дә белде. Аның ярдәмендә без дөреслекне–ялганнан, яхшыны–яманнан аерырга өйрәндек. Һәркайсыбызга тормыш сабакларын сеңдерергә тырышып, асыл киңәшләрен кызганмады, хаталарыбыз булса, дөрес юл күрсәтте, сабырлыгын җуймады, гел безнең белән бергә булды.

Мәктәпне тәмамлап чыгып киткәнгә инде ничә еллар үтте, ә Роза Борисенконың ягымлы карашлары һаман да күз алдында, төпле киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре күңелдә. Шулар ярдәмендә яшибез, эшлибез.

Мин аңа үземнән генә түгел, бөтен сыйныфыбыз исеменнән бик зур рәхмәт белдерәсем килә.

Алтын көзнең октябрь аенда аның зур юбилей бәйрәме. Аны ихластан тәбрик итәбез. Йөргән юллары уң булсын. Теләгән теләкләре тормышка ашсын. Ходай сәламәтлектән аермасын. Аңа тагын озак еллар: “Исәнмесез, хөрмәтле укытучым”, - дип дәшәргә язсын.

Альбина Әгъзамова


Нет комментариев