Зәйдә Лермонтов иҗатын яраталар
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә Лермонтов иҗатын яраталар

27 октябрьдә Зәйнең Мирный мәдәният йортында Михаил Лермонтов иҗаты буенча «Лермонтов: терелгән битләр» әдәби кафесы үтте.

Бу микрорайондагы маскировка челтәрләре үрүче  волонтерларны бергә җыйган  рус шагыйренең үлемсез иҗатына багышланган үзенчәлекле кичә булды.

Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларга Лермонтовның  серле язмышы турында сөйләделәр.

“Без Михаил Юрьевич әсәрләренә хас булган дәрт, уйланулар һәм буйсынмас энергия дөньясына чумдык, шигырьләр, поэма һәм проза өзекләре яңгырады.  Һәркем үзе өчен ниндидер кызыклы һәм якын әйбер таба алды”, - диләр волонтерлар.

Кичәдә катнашучылар  шулай ук Лермонтовның талантлы рәссам булуын белделәр. Аның мирасын акварельләр һәм пейзажлар, жанр күренешләре, портретлар, карикатуралар сурәтләнгән рәсемнәр тәшкил итә. 1841 елның 27 июлендә Пятигорск янындагы Машук тавы итәгендә Дуэль була, анда Михаил Лермонтов каты яраланып үлә. Аңа нибары 26 яшь була. Лермонтовның үлеме замандашларын тетрәндерде.

Егерме алты яшенә кадәр  ул рус әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләр иҗат итәргә өлгерә. Үзенең кыска гына гомерендә ул бөек рус шагыйрьләренең берсе. Лермонтов иҗатының хәзерге заман белән бәйләнешенә аерым игътибар бирелде. Чын шигърият картаймый бит, ул яшәвен, яңа буыннарны илһамландыруын һәм дулкынландыруын дәвам итә.


Нет комментариев