Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә ике хәрбинең гаиләсенә Батырлык ордены тапшырылды

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре Артур Кәлимуллин һәм Альберт Шамгунов, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнделәр.

Бүген “Энергетик” Мәдәният сараенда аларның гаиләләренә орденны район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов тапшырдылар.
Ефрейтор Артур Кәлимуллин  һәм кече сержант Альберт Шамгунов Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операция барышында батырларча  һәлак булдылар. Батыр егетләрне зал бер минут тынлык белән искә алды.

-Без бүген ике герой егетебезнең гаиләләренә Батырлык ордены тапшырабыз. Алар бу югары дәүләт бүләгенә һәлак булганнан соң лаек булды. Бу егетләребезнең исемнәре мәңгегә безнең хәтердә калачак. Артур да, Альберт та  тыныч күк йөзебез өчен үз гомерләрен бирде. Алар үзләренең хәрби бурычын үтәде, антларына тулысынча тугры калды, - диде чыгышында Разиф Галиевич.

Артур Фоатовичның ордены - әнисе Валентина Рафаэловнага, Альберт Шамгуновның ордены өч улы белән тормыш иптәше Альбина Заһитовна, әнисе Людмила Михайловнага тапшырылды.  

Чарада «Ватанны саклаучылар» Татарстан фондының район социаль координаторы Сергей Хватков,  махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев