Алдынгы комбайнчы беренчелекне бирми.
Хезмәт кешесе
Андрей Митрофановны уздырып булмый, дигән сүзләрне кырларга чыксаң, еш ишетергә туры килә.
Быел да алдынгылыкны бирмәде комбайнчы-механизатор. “Зәй” агрофирмасы комбайнчысы 5 мең тоннадан артык бөртекле культураларны урып-суктырып, тагын бер кат үзенең район, республикабызның иң алдынгы комбайнчысы булуын дәлилләде.
Андрей Митрофанов инде берничә дистә ел дәвамында урак чорында иң күп ашлык суктыруы белән беренче булып тора, ул – республика авыл хуҗалыгы тармагында билгеле шәхес.
Тәҗрибәле авыл хуҗалыгы хезмәтчәне
Авыл хуҗалыгы тармагында 44 ел хезмәт стажы булган, быел егерменче сезонын урып-җыюда катнашкан Андрей Михайлович яшьләр көнләшерлек энергиясе белән аерылып тора. Кара-каршы сөйләшергә туры килгәндә, күзләрен кысып, матур итеп елмая да туган кырларымда эшләү бәхет минем өчен, ди.
Югары күрсәткечләр – аның эшкә мөнәсәбәте нәтиҗәсе. Техника белән Андрей Михайлович балачактан “җенләнгән”, мәктәптә укыганда ук ул чәчү вакытында механизаторларга ярдәмче булып йөреп акча эшләгән, остазы механизатор Владимир Никитин булган. Ә инде мәктәпне тәмамлагач, СПТУ-32дә киң профильле тракторчы-машинист белгечлеген үзләштерә. Механизаторлык һөнәре башында ул иң элек «ДТ-75» тракторында эшли, аннары «МТЗ-80» штурвалы артына күчә.
«Мин балачактан ук авыл хуҗалыгы машиналары белән кызыксындым. Тракторның, комбайнның ничек төзелгәнен белә идем. Ул вакытта алар идарә итүдә шактый гади иде, ә хәзер механизаторлар карамагында югары җитештерүчәнлекле, компьютер белән җиһазландырылган маневр техникасы. Совет чорында без андыйлар турында хыяллана гына алдык», – дип искә ала ул.
Хәзер инде тәҗрибәле комбайнчы – яшь белгечләргә остаз. Алдынгы комбайнчы Иске Тәкмәк авылында яши, тормыш иптәше Людмила белән өч кыз үстерделәр, оныклар тәрбияләшәләр.
Нет комментариев