11 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагы хезмәткәрләре көне
Туган җиргә мәхәббәт һәм һөнәр юлы
Көзге чәчү уңышлы башкарылып, куе яшел төстәге уҗымнарның җилдә тибрәлүен сөенеп, яратып күзәтүче агрономнан да бәхетле кеше юктыр бу мизгелләрдә.
«Шушы кырларга карап, тирән итеп сулыйм да урак чорындагы бар киеренкелек юкка чыга, күңелем ял итә биредә», – ди «Зәй» агрофирмасы баш агрономы Олег Умнов.
Олег Михайлович – районыбызның авыл хуҗалыгы тармагына 16 елдан артык хезмәт юлын багышлаган тәҗрибәле белгеч. Хәер, аның тармак белән бәйләнешен болай исәпләү дөрес тә булмас, чөнки балачактан тракторчы-механизатор булган әтисе Михаил белән кырларны иңнәргә яраткан Олег өчен бу – гомерлек һөнәр. Тумышы белән дә, яшәеше белән дә ул – районыбызның Туңылҗа авылына береккән егет.
62 яшьлек ир-атның иң матур мизгелләре дә, мәшәкатьле чорлары да туган җире белән бәйле. Мәктәпне тәмамлагач та ул, биш балалы ишле гаиләдән берүзе, авыл хуҗалыгы тармагына әтисе салган мәхәббәтне күңел түрендә тотып, Казанга авыл хуҗалыгы институтына агроном белгечлеге алырга укырга керә. Югары белемле егетне туган як кырлары сусап көтеп ала. Биредә ул «Якты йолдыз» колхозында эшли башлый. Дөрес, берара аңа Чаллыга китеп, КАМАЗ заводында да хезмәт куярга туры килә, тик сайлаган һөнәре, иксез-чиксез басулар аны тартып кайтара.
Һөнәри үсеш һәм казанышлар
2015 елдан Олег Умнов «Зәй» агрофирмасында башта инженер, ә аннан соң агрофирманың «Кадер» җитештерү комплексында әйдәп баручы агроном, 2019 елдан «Зәй» агрофирмасы агрономы вазифасында эшли. Аның хезмәте һәрчак югары бәяләнә. Район башлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамоталарына ия. Бу көннәрдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагы хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме уңаеннан ул «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә тәкъдим ителгән.
«Олег Михайлович үзен югары квалификацияле, инициативалы һәм җаваплы белгеч буларак танытты. Аның район территориясендә үсемлекчелекне үстерүгә керткән өлеше сизелерлек икътисади һәм социаль нәтиҗә бирде һәм бирә. Бүгенге көндә аның җитәкчелегендә «Зәй» агрофирмасында агрономия эшенең тотрыклы югары дәрәҗәсе тәэмин ителә. Барлык агротехник чаралар – туфракны әзерләүдән һәм чәчү әйләнешен үтәүдән алып чәчүгә кадәр – үсемлекләрне химик яклау, минераль һәм органик ашламалар кертү, яфрактан тукландыру һәм урып-җыюны алып бару тулы күләмдә һәм югары сыйфатлы башкарыла.
Алдынгы технологияләр куллана, барлык тупланган тәҗрибәсен һәм белемнәрен туфракның уңдырышлылыгын яхшыртуга һәм үсемлекләрне яклауга юнәлтә. Олег Умновның турыдан-туры катнашында туфрак-климат шартларын исәпкә алып, авыл хуҗалыгы җирләренең рациональ структурасы эшләнде», – ди аның турында район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Һөнәри осталык һәм гаилә династиясе
Олег Умнов үзе исә даими төстә заманча агрономлык белемен арттыру өстендә эшләвен әйтә. Ел саен кышкы айларда алар Сарманда «Агрокөч» холдингы оештыручы укуларда катнашалар, төрле курслар үтүдән дә авырыксынмый. «Агрономия буенча интернет челтәрендәге һәр яңалыкны күзәтеп барырга тырышам. Тәҗрибәле белгечләр фикерләрен укыйм, эшемдә бу бик ярдәм итә», – дип тә уртаклашты агроном. Шуңадыр да аның җаваплылыгында булган кырларда бөртеклеләрдән булсынмы, шикәр чөгендереннәнме, һәрчак тотрыклы мул уңыш алына.
Олег Михайлович үз һөнәрен улына да сеңдерә алган: кече улы Денис бүгенге көндә «Агрокөч» холдингында инженер булып эшли. Алар тормыш иптәше Тәслимә ханым белән өч бала тәрбияләп үстереп, хәзер олы улларының балаларын да тәрбияләшергә булышалар.
Кыскасы, Тәслимә Умнова да – авыл хуҗалыгы тармагына зур өлеш керткән кеше. Ул озак еллар дәвамында «Кадер» бүлекчәсенә караган ашханәдә авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәрен тәмле ризыклар белән сыйлады, ашханә мөдире булып эшләде. Шул рәвешле, Умновларны авыл хуҗалыгы тармагы династиясе, дияргә тулы җирлек бар. Аларны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Нет комментариев