Көн темасы

Зәйдә бердәмлек һәм патриотизм бәйрәме

Бүген, 22 августта Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае мәйданы зур һәм әһәмиятле вакыйга - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган тантаналы чара үзәгенә әверелде

Бәйрәм «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында узды. Ул традицияләрне саклауның, гаилә кыйммәтләрен ныгытуның һәм яшь буында хисләр булдыруның мөһимлеген ассызыклап уздырылды. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин зәйлеләрне бәйрәм белән тәбрикләде.

–«Россия флагы көне мөһим дәүләт бәйрәме. Триколор - дәүләт символы гына түгел, ә Россиянең күпмилләтле халкы бердәмлеге, аның көче һәм киләчәккә ышанычы гәүдәләнеше. Бу бәйрәм барыбызны да берләштерә, тамырларыбызны искә төшерә, ата-бабаларыбызның батырлыклары белән тагын бер кат горурлану хисен тудыра һәм киләчәк буыннар алдында җаваплы булуыбызны ассызыклый. Бүген бигрәк тә яшьләрнең үз иленең тарихын белүе һәм бәяләве, аның казанышлары белән горурлануы һәм аның үсешенә үз өлешен кертергә әзер булуы мөһим. Безнең ил әләме һәрвакыт тынычлык, яхшылык һәм чәчәк ату символы булсын!», - дип ассызыклады ул үз чыгышында.

Кичәнең иң дулкынландыргыч һәм символик мизгелләренең берсе Россия Федерациясе гражданы булуны раслаучы паспортларны яшь зәйлеләргә тантаналы төстә тапшыру булды. Беренче төп документны алу – һәр яшүсмер тормышында олы җаваплылык һәм яңа мөмкинлекләр башлануын билгеләүче мөһим чор. Яшьләребез өчен бу көн формальлек кенә түгел, ә үз иле өчен горурлык һәм үз гражданлык статусының әһәмиятен аңлау белән тулган чын бәйрәм булды.

фото
фото "Татар-информ"нан, РФ Дәүләт флагы

Тантана атмосферасын «Энергетик» Мәдәният сарае иҗат коллективлары чыгышлары куәтләде. «Россия һәркемнең йөрәгендә» дип исемләнгән концерт программасында патриотик җырлар яңгырады, хореография һәм вокаль номерлар күрсәтелде. Тамашачылар чыгышларны көчле алкышлар белән каршы алдылар.

Чарага күпләп зәйлеләр шәһәр кунаклары җыелган иде. Күпләр гаиләләре, балалары, өлкән әти-әниләре белән бергә бәйрәм шатлыгын уртаклашырга килделәр. Мондый вакыйгалар календарьны бизәп кенә калмый, ә буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыта һәм Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияли.


Нет комментариев