Райнур Гыймазов – механизаторлар нәселеннән
Гаилә династиясе
Районыбыз комбайнчы-механизаторлары «Урак-2026»ны сыйфатлы башкару өчен һәр минутның кадерен белеп эшли. Механизаторларның күпчелеген һөнәрләре буенча гаилә династияләрен дәвам итүчеләр тәшкил итә. Алар – кече яшьтән бабалары, әтиләре белән кырларда үскән, игенчелек һөнәре каннарына сеңгән егетләр. Араларыннан “Зәй” агрофирмасы комбайнчысы Райнур Гыймазов та – шундыйлардан. Ул – бабасы Наил, әтисе Рәсим эшен лаеклы дәвам итүче.
Аксар егете: балачак хыялыннан комбайн руленә кадәр
Райнур – Аксар авылы егете. Монда тудым, монда үстем, монда гомер итәмен, дигән халык әйтеме бик тә туры килә аңа. Райнур гаиләсе белән Аксарда яши. Тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр. Ә механизаторлык һөнәренә ул инде кече яшьтән әзер була. Шуңа да мәктәптән соң туп-туры Зәй политехник көллиятенең тракторчы-машинистлар әзерләү бүлегенә укырга керә. 2019 елдан комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый.
–«Бабай да, әти дә тракторда эшләделәр, ә мине малай чактан комбайн үзенә җәлеп итте. Иген кырлары буйлап зур техникада үтү балачак хыялым булды. Һәм менә теләгәнем тормышка ашты, инде бишенче сезонымны урып-җыюда эшлим. 2022 елдан аерым комбайнга утырдым, – ди Райнур.
Узган урак чорында ул 3 мең тонна чамасы ашлык суктыруга ирешкән, быел исә мул иген кырларыннан бөртеклеләрне җыюны арттырып үтәргә тели комбайнчы.
Яздан көзгә кадәр – кырда
- 17 августка булган мәгълүматлар буенча, ул быел урак башланганнан алып 1400 тонна ашлык суктырган.
– «Быел башаклар тук, зур күләмдә ашлык суктырырга мөмкинлек бар. Иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр эшлибез. Көннәрнең аяз торуы урып-җыю өчен яхшы. Әйбәт кенә эшләгәндә, бер көнгә 25-30 гектар мәйданда ашлык суктырырга сәләтле комбайным. Ватылмыйча гына эшләргә язсын. Шуңа да көндәлек эшне тәмамлауга бер кат техниканы күздән кичереп чыгарга, кайбер урыннарын ныгыткалап алырга тырышам, – дип елмая яхшы хезмәткә йөз тоткан егет.
Райнур Гыймазовлар звеносында бердәмлек сизелеп тора. Бер-берсенә ярдәмләшеп, уртак эшне башкару язылмаган закон алар өчен. Райнур инде үзе иртә яздан кырларда. Башта ул язгы чәчү эшендә катнаша, аннан урак чорында комбайнга утыра. Бөртеклеләрне суктыру тәмамлангач, кукуруз, көнбагыш җыю эшенә керешәчәк. Кыскасы, аның өчен хезмәт чоры иртә яздан башланып, караңгы көздә генә тәмамлана.
– «Эшемне яратып башкарам, ә яраткан эштә вакыт та, авырлык та сизелми бит ул”, – дип елмая Райнур Гыймазов.
Нет комментариев