Яратып яшәүләргә ни җитә!
Яңалыклар

Яратып яшәүләргә ни җитә!

Сәвәләйдә озак еллар бергә матур үрнәк гаилә булып яшәүче парларны хөрмәтләделәр

Авыл мәдәният йортына 20, 25, 35, 40, 45, 50 ел бергә үрнәк, күркәм гомер итүче парлар җыелды. Чара җылы һәм дулкынландыргыч атмосферада узды. Ул җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды.

Гөлсирен һәм Денис Московлар, Татьяна һәм Геннадий Усмановлар – фарфор, Ольга һәм Сергей Трояннар – көмеш, Галина һәм Анатолий Черкасовлар – мәрҗән, Галина һәм Михаил Слепцовлар – сапфир, Гөлнур һәм Манулла Галиевларны алтын туйлары белән котладылар.

Бәхетле парлар вальс биеделәр. Бу мизгелләрдә аларның нинди хисләр кичергәннәрен күз алдына китерү кыен түгел. Йөзләрендә елмаю балкыса да, ниндидер бер дулкынлану, шул ук вакытта барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, шатлыкларга сөенеп, озак еллар иңгә-иң куеп гомер итүләре өчен горурлану сизелә иде.

–“Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков авылның хөрмәтле парларын шундый матур бәйрәмнәре белән котлап, теләк-ләрен җиткерде. Аларның бер-берсен яратуы, хөрмәт итүе – балалары, оныклары өчен үрнәк. Ә без – мәдәният хезмәткәрләре парларыбызга дәртле җырлар һәм яхшы кәеф бүләк иттек”, – ди Сәвәләй мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.


Нет комментариев