22 августта Россия халкы өчен истәлекле һәм әһәмиятле көн – Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә
Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында" Указы нигезендә гамәлгә куелган. Флагтагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс – ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл – бөеклек һәм көч-куәт.
Тарихка күз салсак, 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде. Шул көннән башлап флаг Россия Федерациясенең рәсми һәм тантаналы вакыйгаларында дәрәҗәле урын алды.
- Дәүләт флагы көне уңаеннан районыбызда да төрле чаралар уздырыла.
Нет комментариев