Зәй район башлыгы Разиф Кәримов: “Күп хәрбиләребез батырлыклары өчен орден-медальләргә лаек булды”
Бүген “Без бергә” психологик-педагогик үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу уздырды.
Очрашуга Батырлык, Суворов орденнары, “Батырлык өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән хәрбиләр килде.
Разиф Галиевич хәрби егетләргә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын төгәл, кыю үтәгәннәре өчен рәхмәт белдереп, аларның батырлыкларын, бурычларына һәм антларына тугрылыкларын билгеләп үтте.
- Зәй егетләре иң җаваплы урыннарда илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшәләр. Командирларыннан алар турында бары тик мактау сүзләре генә ишетәбез. Күбесе батырлыклары өчен орден-медальләргә лаек булды. Җиңү белән исән-сау кайтуыгызны телибез, - диде чыгышында район башлыгы.
Очрашуда егетләр белән бергә эш урыннарыннан җитәкчеләр, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, хәрби комиссариаттан белгеч Георгий Борисов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.
Чара Александра Шишмагаева башкаруында патриотик җыр белән башланды. Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды.
Разиф Галиевич хәрбиләрне районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде. Ул бу көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга һәм госпитальләргә чираттагы гуманитар ярдәм әзерләнүен белдерде.
Ә “Зәй сезнең белән” волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова ай саен саен хәрби зонага маскировка челтәрләре җибәрүен ассызыклады.
-Маскировка челтәрләренә заказлар бик күп килә. Районда 33 урында челтәрләр үрелә. Без - Татарстанда маскировка челтәрләре үрү буенча иң зур төркемнәрнең берсе. Шулай ук без “Лиший” костюмнары, тепловизорга каршы одеаллар, камуфляж зонтлар һәм тагын хәрбиләрдән кергән заявкалар буенча бик күп әйбләр әзерләп җибәрәбез, - диде Елена Викторовна.
“Уңган куллар” төркеме хәрби зонага коры ашлар, салатлар, боткалар әзерли.
-Без махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән бу эш белән шөгыльләнәбез. 70 меңнән артык комплектта ашлар җибәрелде. Хәзер ит каклап-киптереп җибәрү юнәлешендә эшне башладык. Әлеге киптерелгән итләр туклыклы да, шул ук вакытта бик җиңел дә. Аларны хәрбиләргә җибәрү өчен күп урын да кирәкми. Эшебезне җиңеләйтү һәм күбрәк ашлар әзерләү өчен автоклав алдык, - ди Елена Ильина.
Хәрбиләр белән очрашу җылы, рәсми булмаган шартларда узды. Чәй өстәле артында хәрбиләр үз хәлләре турында сөйләде, гуманитар ярдәм күрсәткән, аларга рухи һәм матди яктан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев