Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее үз кунакларын шатланып каршы ала, һәр музейга килгән кешегә бушлай экскурсияләр оештырыла
Көн дәвамында күп кенә зәйлеләр дә Иске Зәйнең иң якты архитектура һәйкәле - сәүдәгәр Иван Никифорович Бекетов йорты белән таныштылар, аның беренче хуҗаларының тормышы турында белделәр.
Шулай ук “Тарихи залда", “Хәтер залында”, “Авыл көнкүреше” бүлмәләрендә экскурсияләр үтте. Аларда безнең ата-бабаларыбызның ничек яшәгәнен һәм борынгы әйберләр арасында рус авылының атмосферасы күрергә мөмкин булды.
“Кунакларны һәм шәһәр халкын безнең музейга чакырабыз. Сез тагын бик күп кызыклы фактлар һәм вакыйгалар белә алырсыз. Сезнең өчен декоратив - гамәли иҗат күргәзмәләре, шулай ук танылган рәссамнар күргәзмәләре эшли”, - ди фәнни хезмәткәр Светлана Долгова.
Нет комментариев