Иске Зәйдән Надежда һәм Александр Хөснетдиновлар гаиләсе район мәдәният йортының 1452нче сайлау участогына килде. Тавыш бирүдә ата-аналар белән бергә балаллар да катнашты
Хөснетдиновларның алты баласы бар. Олы улына 18 яшь, кече баласына ике яшь. Көндәлек мәшәкатьләргә карамастан, ата-аналар сайлауларда катнашуны гражданлык тормышының мөһим өлеше дип саный.
Надежда Хөснетдинова шулай ук үз эше белән шөгыльләнә — кейтеринг буенча хезмәт күрсәтә, бәйрәм чараларын оештырырга ярдәм итә. Эшне алты бала тәрбияләү белән бергә алып бару җиңел түгел, әмма күп балалы әни гаилә мәшәкатьләрен тормышның табигый өлеше итеп кабул итәм, ди.
"Әйе, балаларны үстерү җиңел түгел, әмма алардан башка тормышның мәгънәсе юк. Һәр бала үз бәхете белән туа, диләр”, — дип уртаклашты Надежда.
Тавыш бирүдә катнашу гаилә өчен гражданлык бурычын үтәү генә түгел, үсеп килүче буын өчен дә үрнәк булды.
Нет комментариев