Спорт гаиләсе - Камран Хәсән улы һәм Рамилә Марсель кызы тавыш бирүдә катнаштылар
Камран Хәсән улы - «Барс» спорт мәктәбенең баскетбол буенча тренер-укытучысы. Аның кул астында шөгыльләнүче балалар Татарстан Республикасы беренчелекләрендә берничә мәртәбә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Камран Хәсән улы үзе спорт чараларында актив катнаша, республика һәм бөтенроссия турнирларында шәһәр һәм республика исеменнән чыгыш ясый.
Рамилә Марсель кызы Зәй шәһәренең "Техно заводы" ҖЧҖ филиалында эшли. Кечкенәдән үк волейбол белән мавыга һәм республика ярышларында чыгыш ясап, туган шәһәре һәм районы данын яклап, актив спорт эшчәнлеге белән уңышлы шөгыльләнә.
Асадовлар гаиләсе - актив тормыш позициясенең спортта да, гражданлык бурычында да чагылыш табуы үрнәге.
Нет комментариев