Гаилә сайлавы – ил өчен мөһим
Яңалыклар

Гаилә сайлавы – ил өчен мөһим

Зәйдән Артамоновлар гаиләсендә якшәмбе иртәсе бик мөһим эштән башланды. Алар район мәдәният йортындагы сайлау участогына гаиләләре белән килделәр.

Иске Зәйдәге район мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына  ир белән хатын  өч балалары белән килделәр. Бу кечкенә балалар өчен дә чын бәйрәм булды. Алар шатланышып әти-әниләренә урнага бюллетеньнәр салыштылар. «

«Безнең өчен иң мөһиме – балаларыбызның ышанычлы киләчәге. Шуңа да уйлап, балаларыбызга яхшы киләчәк теләп тавыш бирәбез», - диделәр ир белән хатын беравыздан.

Гаилә башлыгы Денис Валерьевич «Луч» ҖЧҖендә газ — электр белән эретеп ябыштыручы булып эшли, ә әни кеше Юлия Сергеевна шәһәрнең Федор Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә инструктор-методист. Артамоновлар сайлауларга бөтен гаилә белән килү — балалар өчен дөрес үрнәк һәм актив гражданлык позициясе чагылышы, дип саный.


Нет комментариев