Яңалыклар

Һәр тавыш кадерле, һәр гражданның фикере мөһим

Район буенча урнашкан сайлау участокларының торышын Зәй район башлыгы урынбасары Петр Сергеевич Уразайкин үзе барлап чыкты, иминлекне күзәтте

Петр Уразайкин сайлау участокларында булып җирле халыкның фикерен белешеп, аларның һәркайсы белән  аралашты. Күптән түгел ул Сәвәләй җирлегендә булды.

Ул Сәвәләй җирлегендә урнашкан сайлау участогының нәтиҗәләрен хуплады.

“Петр Сергеевич һәр җирлек өчен җан атып тора. Аның төпле фикерләре, киңәшләре эш дәвамында бик ярдәм итә, - диләр сәвәләйлеләр.

Сайлау көне — ул бары тик сәяси вакыйга гына түгел, ә халыкларның бердәмлеген, туган телнең һәм мәдәниятнең байлыгын күрсәтү мөмкинлеге дә. Жирлектәге сайлау участокларында бу традиция аеруча матур чагыла.

Шулай итеп, сайлаулар — ул безнең киләчәгебез өчен тавыш бирү генә түгел, ә буыннар бәйләнешен, телебезнең һәм моңнарыбызның яшәвен раслаучы зур бәйрәм дә.


Нет комментариев