Туган көндә тәүге сайлау
Яңалыклар

Туган көндә тәүге сайлау

Пәнәче кызына бүген 18 яшь тулды һәм ул сайлауларда беренче тапкыр катнашты

Зәй районының Югары Пәнәче авылында яшәүче Эльвина Шәрифуллинага бүген – 20 сентябрьдә 18 яшь тулды. Бүген ул 1468нче Югары Пәнәче сайлау участогында Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.

Сайлауларда катнашу – яшь кешенең тормышында мөһим момент. Аны бу вакыйга белән участок сайлау комиссиясе рәисе Рушания Ягафарова котлады.

– Бүген, чыннан да, дулкынландыргыч көн. Мин 18 яшем тулуны көтем. Һәм шулай килеп чыкты: 20 сентябрь -Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар көне дә. Мин Россия гражданы булып, сайлауда катнаштым, гражданлык бурычымны үтәдем. Туган илебезнең киләчәгенә үземнән өлеш кертәм, - ди Эльвина.

Кыз бүгенге көндә Чаллы педагогика колледжында белем ала. Киләчәктә балаларга белем һәм тәрбия бирергә хыяллана ул.


Нет комментариев