Бүген Иске Зәй халык өчен мөһим вакыйга булды: Толстой урамында урам-юл челтәрен модернизацияләү эшләре тәмамланып, яңа юл тантаналы төстә ачылды.
Әлеге проект 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан гамәлгә кертелгән программага бәйле рәвештә тормышка ашты. Бу —юл өслеген яңарту гына түгел, ә шәһәребезнең тарихи йөзенә һәм уңайлылыгына сакчыл мөнәсәбәт.
Юл төзүчеләргә — җылы рәхмәт сүзләре
Юл ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, Башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев, Зәй автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Дмитрий Шашин, бик күп мәртәбәле кунаклар килде.
Зәй автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Дмитрий Шашин, бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты.
— Бу юлның һәр метрына зур хезмәт, тырышлык һәм җан җылысы салынган. Бөтен йөрәкләрен биреп хезмәт иткән юл төзүчеләргә рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез, — диде район башлыгы чыгышында.
Аннан соң кунаклар символик тамганы әйләндереп, юлны рәсми рәвештә ачтылар.
Яңа юлдан транспортлар уза
Традиция буенча яңа юлдан беренче булып социаль билгеләнештәге махсус транспортлар үтте: ашыгыч ярдәм машинасы, мәктәп укучыларын йөртүче автобус һәм дәүләт автомобиль инспекциясенең машиналары.
Яңартылган урам юллары Зәйгә озак еллар хезмәт итсен: шәһәребезнең тарихи образын саклап, халык тормышын уңайлырак итсен.
Нет комментариев