Сарсаз-Багражда яңа юл тантаналы рәвештә ачылды
Яңалыклар

Сарсаз-Багражда яңа юл тантаналы рәвештә ачылды

Бүген Сарсаз-Баграж авылы өчен чын мәгънәсендә тарихи көн булды: авыл урамнарына салынган яңа асфальт юл тантаналы төстә ачылды.

Сыйфатлы юл

Яңа юл авыл тарихына яңа сәхифә булып керде — чөнки сыйфатлы юл тормыш хәрәкәте һәм икътисад үсеше дигән сүз. Бу — иминлек һәм алгарыш юлы.

Авыл халкының сөенечен уртаклашырга Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин,  Башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев,  Зәй автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Дмитрий Шашин, бик күп мәртәбәле кунаклар килде. 

Яңа юл – авылның киләчәге

— Юл — тормыш хәрәкәте, авылның киләчәге дигән сүз. Яңа юл авылыны уңайлырак, якынрак һәм заманчарак итә, — диде чыгышында район башлыгы.

Илнар Идиятов фотосы
Илнар Идиятов фотосы

Автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Дмитрий Шашин әлеге объект буенча эшләр барышы турында хәбәр итте һәм юлны төзүче коллективның хезмәтен югары бәяләде. Авыл халкы исеменнән ветеран укытучы Александр Биканов һәм Любовь Исакова рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Соңыннан кунаклар символик тамганы әйләндереп, юлны рәсми рәвештә ачтылар. 

Сарсаз-Баграж авылында башкарылган эшләрнең күләме сокландыра. Биредә 3800 метрга якын юл төзекләндерелде. Берьюлы дүрт урам — Оренбург, 1 Май, Тукай һәм Вахитов урамнары юлы тәртипкә китерелде.


Нет комментариев