75 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклибез!
Котлыйбыз!

75 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклибез!

Зәй шәһәрендә гомер итүче Венера Степановна Панфиловага бүген, 15 октябрьдә 75 яшь тула.

Безнең өчен кадерле булган туганыбызны күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, киң күңелле кеше син. Туганнарың, хезмәттәшләрең арасында хөрмәт-дәрәҗәң зур.  Сиңа алдагы көннәреңдә дә куанычлы, мул, бәрәкәтле тормыш телибез. Гомер елларыңны иминлектә, саулык-сәламәтлектә, якыннарыңның кадер-хөрмәтендә, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтсен. Ходай насыйп итеп  алдагы көннәрдә дә  балаларга сөенеп имин тормышта яшәргә язсын иде. 

Без телибез сиңа ак бәхетләр,

Күтәренке булсын күңелең.

Матур яшә, картаюны белмә,

Гел шатлыктан торсын гомерең.

Мәңге яшә авырмыйча,

Сер бирмичә искән җилләргә.

Олы куанычлар, мул һәм имин тормыш

Юлдаш булсын килер көннәргә.

Иң изге теләкләр белән Тавлиновлар, Кузьминнар, Бутаковлар гаиләләре. 


Нет комментариев