Зәй районында КамАЗ белән бәрелешүдә җиңел автомобиль йөртүче һәлак булган
Яңалыклар

Зәй районында КамАЗ белән бәрелешүдә җиңел автомобиль йөртүче һәлак булган

14 октябрьдә Зәй районында юл һәлакәте булган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, Changan автомобилен йөртүче узып китү максатыннан каршы як полосага чыккан һәм КамАЗ белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе бәрелүдән машинадан чыгып очкан һәм һәлакәт урынында үлгән. Автомобиль ут кабып, янган. Авария шартлары ачыклана.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм куркыныч маневрларга юл куймаска чакыра - каршы як полосага кирәксез чыгу еш кына фаҗигагә әйләнә.

  • фотолар ТР дәүләт автоинспекциясеннән

Нет комментариев