Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете Суворов медале белән бүләкләнде

Зәй районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар Ватаныбыз иминлеген саклауда намуслы һәм батырларча хезмәтләре белән аерылып торалар.

Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен районыбызның Якты Күл авылы егете Суворов медале белән бүләкләнде. Медальне хәрбигә батальон командиры шәхсән үзе тапшырган.

— Ирем узган елның сентябрендә мобилизацияләнде, инде ике тапкыр ялга кайтты. Мин аның белән бик горурланам һәм аңа терәк булырга тырышам. Ул — бик тырыш һәм кыю кеше, авылда хезмәт белән чыныгып үскәнгә тормыш авырлыкларыннан курыкмый. Аның безнең янга тизрәк исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуын телим, — ди хәрбинең тормыш иптәше Гөлнур.

Ул Зәй волонтерлары аша иренә посылкалар җибәрүе һәм аларның вакытында тормыш иптәшенә тапшырылуы өчен рәхмәтле булуын да белдерде.

Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә контракт нигезендә хәрби хезмәт итү турында һәм төрле түләүләр, ташламалар турында моннан бел: heroes-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БезненГеройлар