14 октябрьдә Зәйнең «Алтынчәч» балалар бакчасында зур вакыйга булды. Бакчаның өлкәннәр төркеменә йөрүче нәниләрне «Яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы»на кабул иттеләр.
Тантананың мактаулы кунаклары – «Россия янгын сүндерү җәмгыятенең» Зәй районы бүлеге җитәкчесе Любовь Асташина һәм район буенча күзәтчелек һәм кисәтү эшләре бүлегенең өлкән инспекторы Зөлфия Ризванова булды. Белгечләр балаларга ут сүндергечне (огнетушитель) ничек дөрес итеп кулланырга, кайсы очракларда файдаланырга кирәклеге турында сөйләделәр. Янгын чыкканда ничек дөрес эш итәргә кирәклеген исләренә төшерделәр.
Белгечләр җитәкчелегендә балалар үзләре дә ут сүндергечне кулланып карады. Бу гамәли эш аларда зур кызыксыну уятты.
Хәзер «Алтынчәч» бакчасының яшь янгын сүндерүчеләре куркынычсызлык кагыйдәләрен башка балаларга да өйрәтәчәк һәм үзләренең җаваплы гамәлләре белән үрнәк күрсәтәчәк.
Мондый чаралар сабыйларда җаваплылык хисе тәрбияли һәм гадәттән тыш хәлләрдә югалып калмаска ярдәм итә. Кечкенәдән үк куркынычсызлык кагыйдәләрен белеп үскән балалар — киләчәгебезнең ышанычы.
- фотолар янгын күзәтчелеге бүлегеннән
Нет комментариев