Зәй хәрбие Ясминәгә күңелне нечкәрткән хаты өчен рәхмәт белдерә
Зәйнең «Теремкәй» бакчасына йөрүче Ясминә Фәсхетдинованың хаты районыбызның Байрак авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Дамирга эләккән.
Ясминә Фәсхетдиновага 5 яшь. Ул «Теремкәй» балалар бакчасына йөри. Хатны алар әнисе Динара Дамировна белән бергә язганнар. Анда мондый юллар бар: «Кадерле солдат! Сезгә „Теремкәй“ бакчасына йөрүче Ясминә Фәсхетдинова хат яза. Сезгә безнең баш өстендәге зәңгәр күк йөзе өчен зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Сез чын Геройлар! Сезгә уңышлар, көч һәм батырлык, туган якларга тизрәк исән-сау кайтуыгызны телибез. Без барыбыз да сезне Җиңү белән көтәбез!»

Ясминәнең хаты Байрак авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Дамирга эләккән. «Камаз» позывноен йөртүче әлеге якташыбыз хәрби зонада күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен III дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медаленә лаек булды.
Хәрби операция зонасына үз теләге белән киткән Дамир яше инде 60та булуга карамастан, Ватаныбыз иминлеге өчен каһарманнарча көрәшә, яшь буынга үрнәк булып тора.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез туган якларыннан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Балалар тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти. Районыбыз укучылары, балалары да хәрби абыйларына ихлас теләкләр белән өчпочмаклы хатларын юллый. Егетләребездән рәхмәт сүзләре дә килә. Саклап кына куен кесәләрендә йөртүләрен әйтә алар ул хатларны.
«Камаз» да туган яктан Ясминәдән хатны алгач, бик дулкынлануын хәбәр итә.
— Балалар язган хатлар күңелне җылыта һәм рухны ныгыта. Мондый мизгелләр аеруча дулкынландыргыч! Алла боерса, отпускага кайткач, мин Ясминәне эзләп табып, рәхмәтемне әйтәчәкмен! Ә хатны мин бик кадерләп саклап йөртәм, — ди Дамир.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев