Авыл хуҗалыгы

Зәйдә яңа уңыштан шикәр кайнатуга керештеләр

Зәй район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча шикәр чөгендерен казу бүгенге көнгә 400 гектарда башкарылды

Уртача уңыш бер гектардан 420 центнер тәшкил итә. Иң яхшы эш “Зәй” агрофирмасында күзәтелә. Биредә инде 175 гектарда чөгендер казылды, уртача уңыш бер гектардан 480 центнер чыга.

Кичә, 23 августта шикәр заводы яңа уңыштан шикәр кайнатуга кереште. Зәй районы кырларыннан заводның кагат кырына 9200 тонна татлы тамыр китерелгән.


Нет комментариев