Авыл хуҗалыгы

Зәйдә аграрийлар бөртеклеләр мәйданнарының яртысында уракны тәмамлады

Бүгенге көнгә Зәйдә бөртеклеләрне урып-җыю эше 53 процент мәйданда башкарылган. Соңгы мәгълүматлар буенча, 18 мең гектарда ашлык суктырылган, уртача уңыш бер гектардан 44 центнер чыга

Көзге бодай уңышы җыелып бетү алдында

Көзге бодай мәйданнарында урып-җыюны “Зәй” һәм “Зәй шикәре” агрофирмалары төгәлләде. “Восток” агрофирмасында 600 гектарда әлеге культураны җыясы бар. Бу көн аяз торганда көн ярымлык эш, диләр аграрийлар.

“Көзге бодай уңышы яхшы булды. Механизаторларыбыз аны югалтуларсыз җыюга бөтен көчне куйды”, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Арпа суктыруга керештеләр һәм көзге чәчү бара

Параллель төстә аграрийлар арпа уңышын җыюны алып бара. Инде 1500 гектарда әлеге төр культура урып-суктырылды. Бу барлык арпа мәйданнарының 15 процентын тәшкил итә. Уртача уңыш бер гектардан 45 центнер чыга. Көзге бодай чәчү эше дә тулы куәттә бара. Бу эшкә җәлеп ителгән механизаторлар 3300 гектарда чәчүне башкарды.


Нет комментариев