22 августта Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае мәйданында яшь зәйлеләргә тантаналы төстә паспортлар тапшыру чарасы узды. Ул Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә туры килде
Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың.
14 яше тулган һәркем кулына паспорт ала. Паспорт - шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Ул үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирә башлый.
Балаларны истәлекле мизгел белән Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлап, паспортлар тапшырды. Аларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүен теләде.
Нет комментариев