Сәвәләй авылы егете Данил Пляшев Кама дәүләт автомеханик техникумын тәмамлап, КАИга укырга керә.
Узган көздә хәрби хезмәткә алына. Хәзерге вакытта Екатеринбургта хезмәт итә. Данил илебез сагында торуы белән горурлана. Әти-әнисенә бик рәхмәтле ул, һәрвакыт үзен укыткан укытучыларны, авылдашларын сагынып искә ала. Форсаттан файдаланып, барлык ир-егетләрне, хезмәттәшләрен якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итә.
Фото шәхси архивтан
Нет комментариев