Инфекциянең таралуына юл куймас өчен профилактик чараларны көчәйтергә кирәк, ди белгечләр.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин белдерүенчә, атна башына кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны шактый арткан, атна азагына чирләүчеләр кимү күзәтелгән. Тик шунысы бар, соңгы көннәрдә генә районда 4 кешегә грипп диагнозы куелуы ачыкланган.
Табиблар саклану чараларына, профилактикага игътибарлы булуны сорый.
Фото шәхси архивтан
Нет комментариев